Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
Татарстанда Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең төбәк бүлеге ачылды
2015 елның 31 марты, сишәмбе
Кичә Казанда “Туган авылым” комплексында Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең төбәк бүлеген рәсми ачу антанасы уздырылды. Чарада Ассоциация президенты Марат Кабаев, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе беренче вице-президенты, оешманың башкаручы директоры Айдар Шаһимәрданов, шулай ук Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең вице-президенты һәм Татарстан бүлеге җитәкчесе Радик Габдрахманов катнашты.
Р.Габдрахманов аңлатма бирүенчә, Ассоциациянең максаты – мөселман бизнесменнары консолидациясе, бизнес-проектларны этәрү, инвестицияләр җәлеп итү, хакимиятнең барлык органнары белән дә хезмәттәшлектә булу. Моннан тыш, Татарстан бүлегендә бизнес нигезләренә өйрәтү ниятләнә.
“Безнең оешма Россия эшмәкәрләренә, беренче чиратта, берләшү, бөтен ил буенча үз бизнесларын күрсәтү һәм сөйләү мөмкинлеге бирә. Владивостоктан безнең мәгълүматлар базасына эләккән бизнесмен үз товарларын һәм хезмәтләрен Калининградтан алып Камчаткага кадәр тәкъдим итә ала”, - дип ассызыклады Айдар Шаһимәрдәнов.
Татарстан бүлеге Ассоциациянең беренче вәкиллеге булып тора. Быел Ассоциация бөтен Россия буенча 50ләп вәкиллек ачарга планлаштыра. Шаһимәрдәнов сүзләренә караганда, бер айда 5-6 төбәк бүлеге ачылачак.
Бүгенгә Татарстан вәкиллеге 150 әгъзадан тора, анда физик һәм юридик затлар да бар. Айдар Шаһимәрдәнов сөйләвенчә, Ассоциация әгъзалары бары тик мөселманнар гына була ала, ә исламда тыелмаган эшчәнлек төрләре белән шөгыльләнүче барлык оешмалар да аның партнерлары булырга мөмкин. Физик затлар өчен ассоциациягә керү 5 мең сумга төшәчәк һәм ай саен 1 мең сум күләмендә айлык кертем каралган. Юридик затлар өчен анда керү 50 мең сум булса, айлык кертем – 5 мең сум күләмендә.
“Без мөселманнар буларак, башка кешеләргә нинди юнәлештә эшлибез һәм ничек яшәвебез турында белдертәсебез килә”, - диде Марат Кабаев.
Радик Габдрахманов белдергәнчә, Татарстан вәкиллеге республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында үз бүлекләрен ачарга ниятли. Моннан тыш, вәкиллек төрле конференцияләр, күргәзмәләр һәм башка чаралар үткәрәчәк. Бүлек халыкара ифтар үткәрергә планлаштыра.
Татарстан бүлеге яшьләргә зур игътибар бирәчәк.
Татарстан бүлеге җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Ассоциация Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән тыгыз элемтәдә тора.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Татарстанда дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә имзаланган экспорт контрактлары саны арта
2026 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы “Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды” ККК КБҖ экспортны яклау үзәге оешмасы ярдәмендә экспорт контрактлары төзегән кече һәм урта бизнес субъектлары саны ике тапкырдан артыкка арткан. Аларның саны уннан артып китте.
"Студентлар стартабы” конкурсында җиңүчеләр 1 млрд сумнан артык грант алды
“Студентлар стартапы” Бөтенрәсәй конкурсы Татарстанда студентлар стартаплары хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итте, шуның нәтиҗәсендә аларның инициаторлары, 2022 елда инициатива эшләтеп җибәрелгәннән бирле, һәркайсы 1 млн сум күләмендә 1032 грант алды.
24
апрель, 2026 ел
Татарстан регионара форумда “Җайга салу йогынтысын бәяләү өчен ЯИ-агент” инновацион проектын тәкъдим итте
2026 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм конкуренцияне үстерү бүлеге башлыгы Елена Филиппова Мәскәү шәһәренең Икътисадый сәясәт һәм үсеш департаменты оештырган “Регионнарның цифрлы киләчәге: җайга салу йогынтысын бәяләүгә цифрлы инструментларны кертү” төбәкара түгәрәк өстәлендә катнашты.
23
апрель, 2026 ел
Май аенда Татарстан эшмәкәрләрен гадәти түләүләр һәм хисаплар көтә
Май аенда республика бизнесын гадәти түләүләр һәм хисаплар көтә, срокларны күчерү дә көтелми, бары тик ИТ-компанияләр генә 1 июньгә кадәр аккредитацияне раслый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз