Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләре форумы материаллары басылды

2015 елның 27 марты, җомга

Административ реформалар порталында 2015 елның 18-19 март көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев катнашлыгында узган Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләре форумы материаллары урнаштырылды.


Материаллар арасында – Форум программасы, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләрендә сыйфат белән идарә итү» темасына узган панель дискуссиядә, секцияләрдә ясалган чыгышлар, һәм шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү челтәрен төзү проектын гамәлгә ашыру буенча 2014 елда башкарылган эш нәтиҗәләре һәм дәүләт хезмәтләре үзәкләре, хакимиятнең федераль органнары һәм дәүләт бюджеттан тыш фондлар органнарының үзара хезмәттәшлеген оештыру сораулары буенча үткәрелгән пленар утырыштагы чыгышлар да басылды.  


Материаллар белән сылтама буенча танышырга була: http://ar.gov.ru/forum_2015_march/index.html.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International