2015 елның 11 апрелендә Казанда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен эшләүгә багышланган «Татарстан-2030: үсеш стратегиясе» Халыкара йомгаклау конференциясе узачак.
Конференцияне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ачачак, ул конференциянең модераторы сыйфатында чыгыш ясаячак.
2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегия проекты турында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясаячак.
ММЧ вәкилләре өчен аккредитация түбәндәге телефон буенча: (843)524-91-45