Россия Икътисадый үсеш министрлыгы гамәлдәге норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү эше кысаларында Россия Транспорт министрлыгының «Транспорт чараларын тахографлар белән җиһазландыру тәртибен раслау турында»гы 2013 елның 21 сентябрендәге 273нче боерыгына тискәре эксперт бәяләмәсен бастырды.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы берничә мәртәбә әлеге җиһазга карата һәм аларны урнаштыру тәртибенә карата куелган мәҗбүри таләпләргә каршы чыкты, әмма боерык процедураны бозып һәм җайлау йогынтысын бәяләү нәтиҗәләре белән исәпләшми кабул ителде.
Әлеге бәяләмә Россия Юстиция министрлыгында тикшереләчәк һәм үзгәрешләр кертү турында яисә карала торган боерыкны юкка чыгару турында карар чыгарылачак.
Бәяләмә тексты белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: http://economy.gov.ru/minec/activity/sections/ria/expert_npa/20150212