Татарстан Республикасы фән һәм яңа технологияләр үсеше буенча төбәкләр бишлегенә керде

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

«Рейтинг РМА» агентлыгы, Росстат мәгълүматларына нигезләнеп,  фән һәм яңа технологияләр үсеше буенча төбәкләр рейтингын әзерләде. Рейтинг төбәкләрдә фәнни эшчәнлеккә сарыф ителгән кеше ресурсларын һәм предприятиеләрнең инновацион активлыгын, фәнгә һәм технологияләргә кертелгән инвестицияләрнең төбәк күрсәткечләрен исәпкә ала.

Рейтингны төзү  процессында  Россия Федерациясенең 80 субъектына караган  2013 ел күрсәткечләре анализланды. Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре Россия Федерациясе составына 2014 елда гына кушылганга, алар рейтингка кертелмәде. Шулай ук Чечен Республикасы, Ингуш Республикасы һәм Чукот автоном округы, исәп-хисап күрсәткечләре өчен кирәкле кайбер мәгълүматларның ачык булмавы аркасында, рейтингка кертелмәделәр.

Тулырак мәгълүмат белән агентлыкның сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга була: http://riarating.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International