Икътисад министрлыгы командасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында уздырылган шахмат ярышларында дүртенче урынны алды

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

2015 елның 2 апреленнән 4есенә кадәр  Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге Махсуслаштырылган үзәк балалар-яшүсмерләр шахмат Олимпия резервы мәктәбе базасында Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасында шахмат буенча ярышлар үтте.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы дүртенче урынны алды.

Беренче урынга Татарстан Республикасы Президенты Аппараты командасы лаек булды. Татарстан Республикасы Югары Суды командасы – көмеш бүләк иясе. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе командасы өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International