Кластерлы үсеш үзәкләре вәкилләре семинарында Татарстан Республикасында кластерлар белән идарә итү үзенчәлекләре каралды

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

2015 елның 30 мартыннан 1 апреленә кадәр Югары икътисад мәктәбе Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләр үсешенә ярдәм итү фонды һәм Россия венчур компаниясе ярдәме белән кластерлы үсеш үзәкләре һәм кластерлар белән идарә итү органнары вәкилләре өчен семинар үткәрде.

Чараларда  Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Инновацияле үсеш департаменты директоры  Артём Шадрин, Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе агентлыгы башкарма директоры Иван Бортник, Фәнни-техник өлкәдә кече предприятиеләр үсешенә ярдәм итү фондының генераль директоры Сергей Поляков һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International