Мәҗбүри медицина иминияте полисын дәүләт хезмәте күрсәтүнең КФҮләрендә алырга булачак

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрен (КФҮ) үстерү сораулары буенча   Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында узган киңәшмәдә республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә мәҗбүри медицина иминиятләштерүе хезмәтләрен күрсәтү мөмкинлеге тикшерелде.

Гражданнарның әлеге хезмәтне сорап мөрәҗәгать итүләре инде агымдагы елның ахырына ук, Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминиятләштерүенең территориаль фонды тарафыннан тиешле программа эшләнгәнннән соң мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International