2015 елның 8 апрелендә Мәскәү шәһәрендә Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Татарстан Республикасыннан әлеге утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров, һәм шулай ук инвестицияле проект инициаторы вәкилләре катнашты.
Эшче төркем утырышы йомгаклары буенча Россия Моношәһәрләрен үстерү фонды линиясе буенча дәүләт ярдәме алуга дәгъва кылучы инвестицияле проект хупланды.