Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Интеллектуаль милек сораулары советы утырышын үткәрде

2015 елның 26 мае, сишәмбе

Чара Мәскәүдә 2015 елның 22 маенда уздырылды. Фикер алышулар темасы буларак Интеллектуаль милек өлкәсендә озак срокка исәпләнгән дәүләт стратегиясе концепциясен эшләү соравы күтәрелде. Утырышта Совет әгъзалары, чакырылган экспертлар, Россия интеллектуаль милек академиясе студентлары катнашты. Татарстан Республикасыннан «Фәнни-техник мәгълүматның Татарстан үзәге» ТР ДУП генераль директорының фән буенча урынбасары  Радий Сәлимов катнашты.

Утырыш ахырында  Интеллектуаль милек сораулары советына 2015 елның 31июленә кадәр интеллектуаль милек өлкәсендә озак срокка исәпләнгән дәүләт стратегиясе проектының тәмамланган вариантын тапшырырга, дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International