Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Кече һәм урта бизнес: алгарыш стратегиясе» бөтенроссия конференциясендә доклад белән чыгыш ясады

2015 елның 26 мае, сишәмбе

2015 елның 26 маенда Россия эшкуарлары көнен бәйрәм итү кысаларында  «Экспоцентр» Үзәк күргәзмәләр комплексында «Кече һәм урта бизнес: алгарыш стратегиясе» бөтенроссия конференциясе узды. Конференция чараларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы делегациясе дә катнашты. Икътисад министры  Артём Здунов конференциядә «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тарафыннан өстенлекле төбәк проектларын гамәлгә ашыру максатларында төбәк хакимияте һәм Милли гарантия системасы субъектларының көчен координацияләүне тәэмин итү» темасына доклад белән чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International