Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән эшлекле җәмәгатьчелек вәкилләрен Россия эшкуарлары көне белән тәбрик итәм!
Безнең уртак хезмәтебез алга таба да Татарстанның көндәшлеккә сәләтлелеген үстерүгә ярдәм итәр һәм республика икътисады үсешенә өстәмә импульс бирер, дип ышанам.
Сезнең иҗади һәм икътисадый уңышларга ирешүегезне, авырлыкларны җиңүегезне, үсешнең яңа дәрәҗәләренә күтәрелүегезне, барлык эшлекле идеяләрегезнең, проектларыгызның һәм яңа эшләрегезнең дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан яклау табуын, ярдәм алуын телим. Барлык уй-ниятләрегез - уңышлы, ә бизнесыгыз тотрыклы һәм казанышларга бай булсын!