Монопоиягә каршы Федераль хезмәт тарафыннан Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча 2014 елда көндәшлелек интенсивлыгы дәрәҗәсе һәм көндәшлелек мохите торышы буенча Россия субъектлары рейтингы эшләнде. Рейтинг буенча Татарстан Республикасы, лидерларның беренче дистәсенә кереп, 7нче урынны били.
Татарстан Республикасы тарафыннан көндәшлелекне үстерүгә ярдәм итүгә караган чаралар Россия Монополиягә каршы Федераль хезмәт вәкилләре тарафыннан югары бәяләнде һәм аларның илдәге көндәшлелекне үстерү торышы турындагы еллык докладка кертеләчәге хәбәр ителде.