Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Томск өлкәсе эшкуарлары өчен Татарстанда стажировка оештырды

2015 елның 26 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты программасын тәмамлаучылар ассоциациясе белән берлектә  Томск өлкәсе эшкуарлары өчен Татарстанда стажировка оештырды. 2015 елның  25 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Томск эшкуарлары, Татарстанның хакимият органнары һәм эшлекле даирәсе вәкилләре катнашында «түгәрәк өстәл» үтте. Татарстан Республикасы һәм Томск өлкәсе арасында икътисадый хезмәттәшлекне үстерү максатларында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев стажерларны республиканың кызыксынган предприятиеләре белән очрашуларын оештыру буенча кайбер күрсәтмәләрен бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International