Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм француз эшкуарлары Татарстанда инновацияле инфраструктураны үстерү өлкәсендә ихтимал булган уртак проектны эшләү турында килештеләр

2015 елның 26 мае, сишәмбе

2015 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасының Француз Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә француз кече һәм урта бизнес компанияләре вәкилләре белән очрашу оештырылды.

Очрашуда француз предприятиеләренең Татарстанда инновациле инфраструктура объектларын эшләүдә катнашу ихтималлыгы аша инновацияле хезмәттәшлекне үстерү сораулары каралды.

Очрашу йомгаклары буенча француз коллегалар булачак проектның бизнес-планын эшләячәкләр һәм якын араларда аны хезмәттәшлек нечкәлекләрен алга таба тикшерү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына тәкъдим итәчәкләр дигән килешүгә ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International