Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының Кадрлар комитеты утырышында катнашты

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

2015 елның 11 июнендә  Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының Кадрлар комитетының беренче утырышы узды.

Әлеге комитетны булдыру инициативасы белән Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр һәм оешмалар чыкты.

Утырышта Кадрлар комитетының рәисе һәм секретаре сайланды, Кадрлар комитеты турындагы Нигезләмә расланды, шулай ук Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына ярдәм программасы кысаларында тормышка ашырыла торган чараларга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International