2015 елның 18-20 июне көннәрендә Санкт-Петербургта Петербург халыкара икътисадый форумы оештырылачак

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

2015 елның 18 июнендә Петербург халыкара икътисадый форумы үз эшен башлап җибәрә. Чара Ленэкспо күргәзмәләр комплексында уздырыла.

Форум эшендә 1,6 меңнән артык компания вәкиле катнашачак. Форумга Кытай, Греция, Монголия, Кыргызстан делегацияләре киләчәк, 28 илдән 36 министр һәм БДБ, Абхазия һәм Көньяк Осетиядән 9 министр һәм хөкүмәт әгъзасы үзләренең катнашачакларын расладылар.

Татарстан Республикасыннан форум мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация дә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International