2015 елның 16 июнендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы Җайлау йогынтысын бәяләү буенча консультатив совет каршындагы Россия Федерациясе субъектлары белән хезмәттәшлек итү сораулары буенча эшче төркемнең утырышы уздырылды.
Чарада катнашучылар хакимиятләр һәм бизнес арасындагы диалогны төзүдә җайлау йогынтысын бәяләүнең әһәмиятенә игътибарны җәлеп иттеләр. Утырышның көн тәртибенә куелган төп пунктлар арасында муниципалитетларда процедураны гамәлгә кертү, ҖЙБ турында федераль закон проекты, бәяләү белән эш өчен яңа программ чишелешләр һәм интернет-порталлар турындагы сорауларны атап китәргә кирәк.