Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы социаль-икътисадый үсеш фаразларын формалаштыру буенча күчмә утырышлар уздыруны дәвам итә

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразларын формалаштыру буенча Ведомствоара эшче төркемнең республиканың муниципаль районнарындагы күчмә утырышларын уздыруны дәвам итә. 2015 елның 18 июнендә Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләрендә эшче төркемнең чираттагы утырышлары үтте.

Киңәшмә барышында эшче төркем районнарның бюджет төзүче предприятиеләренең җитештерү-хуҗалык эшчәнлегенең фаразланган күрсәткечләрен карады.

Утырышта катнашучылар шулай ук Алабуга һәм Түбән Кама муниципаль районнарының 2016-2018 елларга социаль-икътисадый үсеше фаразларын тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International