Матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.
Рафис Борһанов алга таба Стратегияне гамәлгә ашыру чаралары планын әзерләү эшләре башкарылачак, дип хәбәр итте.
Олег Пелевин чаралар планын тикшерү һәм килештерү алдан ук төзелгән 13 проектлы мәйданчыкта башкарылачагын билгеләп үтте. Әлеге мәйданчыкларның җитәкчеләре – Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары.
Шулай ук республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары үсеше стратегияләрен эшләү буенча методик киңәшләр әзерләү дә планлаштырыла.
Үзенең чыгышында икътисад министры урынбасары аудиториянең игътибарын Татарстан-2030 Стратегиясе кысаларында республиканың авыл хуҗалыгы комплексын үстерү сорауларына юнәлтте.