Хөрмәтле эшкуарлар!

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында «Җиһаз лизингы үсеше: җиһаз лизингы (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) килешүе буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектларының беренче кертемнәрен (аванс) түләү чыгымнарын субсидияләү» программасы буенча конкурс комиссиясе утырышының турыдан-туры трансляциясе алып барыла.

Видео-трансляцияне сылтама буенча карарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 15,16,17 июне көннәрендә министрлыкта  ЛИЗИНГ-ГРАНТ-2015 программасы буенча конкурс комиссиясе утырышлары уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International