Сессиядә катнашучылар интеллектуаль милекне яклау механизмнары, аны ныгыту өчен яңа нәтиҗәле механизмнар булдыру резервлары, һәм шулай ук авторлык һәм патент хокукы институтлары төзү сораулары буенча фикер алыштылар.
Аерым алганда, статс-секретарь - Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, интеллектуаль милеккә бәйле сорауларны карау бүген әлеге өлкәдәге вазгыятьнең никадәр катлаулы һәм каршылыклы булуын күрсәтә, дип билгеләп үтте.
«Безгә интеллектуаль милек институтының эчендә яңа баланс эзләргә кирәк – әйтик, инновацияләр тизлеген ничек итеп аларны яклау дәрәҗәсе белән туры китерергә», - дип басым ясады ул.