2015 елның 15, 16, 17 июне көннәрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Лизинг-грант-2015» программасы буенча субсидияләр бирүгә проектлар сайлап алуга багышланган конкурс комиссиясе утырышы узды.
Барлыгы 472 млн 608 мең сумлык 313 гариза тапшырылган иде, шулардан 327 млн 74 мең сумлык 210 гариза конкурс комиссиясендә каралуга кертелде.
Конкурс комиссиясе утырышы беркетмәсе министрлыкның рәсми сайтында 2015 елның 22 июнендә урнаштырылачак.