Иван Бортникны РИТА башкарма директоры постында Слава Ходько алыштырачак

2015 елның 19 июне, җомга

2015 елның 19 июнендә Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең гомуми җыелышында яңа башкарма директорның исеме игълан ителде. Әлеге вазыйфада РФ Дәүләт Думасы Рәисе ярдәмчесе Слава Ходько эшләячәк.

Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясен аңа нигез салынган 2010 елның 21 маеннан бирле җитәкләгән Иван Бортник үзенең башкарма директор постыннан китәчәген белдерде. Ул РИТАның Күзәтчелек советында калачак.

Ходько кандидатурасы Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең Күзәтчелек советы тарафыннан хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International