Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева Бөтендөнья сәүдә оешмасында катнашучы илләрнең товар базарлары буенча үткәрелгән маркетинг тикшеренүләре нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә уздырды

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

2015 елның 18 июнендә ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева рәислегендә  Бөтендөнья сәүдә оешмасына  кергән илләрдәге товар базарлары буенча үткәрелгән маркетинг тикшеренүләре нәтиҗәләрен карауга багышланган эксперт төркеме утырышы уздырылды.

Әлеге тикшеренү эшләре КМТТУның БСО Үзәге тарафыннан 2013-2016 елларга Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына ярдәм итү программасы кысаларында Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан бүлеп бирелгән субсидияләр хисабына үткәрелде.

Фикер алышулар йомгаклары буенча башкарылган эш нәтиҗәләре хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International