Бүген Петербург халыкара икътисадый форум-2015 кысаларында «Россия икътисадын үстерү драйверы буларак кече һәм урта бизнес» панель сессиясе оештырылды

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Сессиядә статс-секретарь - Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев кече һәм урта эшкуарлык агентлыгы турында сөйләде.

2015 елның 5 июнендә РФ Президентының Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация төзү турындагы Указы чыкты. Ул кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларының система интеграторы булачак.  

«Без корпорациягә шул исәптән бүгенге көндә Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган КУЭка ярдәм итүнең федераль программасын тапшырырга ниятлибез, бу мәгълүматларны җыю-туплау һәм субъектларга акчаларны бүлеп бирүгә кагыла», - дип белдерде статс-секретарь. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International