Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өч яклы комиссиясенең эшче төркеме утырышында катнашты

2015 елның 19 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өч яклы комиссиясенең эшче төркеменең утырышы уздырылды.

Эшче төркем утырышында 2015 елда балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын, сәламәтлеген ныгытуны оештыру сораулары, Татарстан Республикасында минималь эш хакы турында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасындагы Килешү проекты каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International