2015 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында» 40-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законына кул куйды.
Республиканың стратегик үсешенең амбициоз планнарын гамәлгә ашыру максатларында оператив яңартылу мөмкинлеген күздә тоткан, идарәнең барлык дәрәҗәләрен үз эченә алган стратегик планлаштыру һәм программалаштыруның үзара бәйләнештәге документлары системасы формалаштырылачак.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында, тармак министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеш стратегиясен тормышка ашыру чаралары планнарын төзү буенча эш алып барыла.