2015 елның 29–30 июне көннәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин Россия делегациясе составында Токио шәһәрендә (Япония) рәсми сәфәр кылалар.
Визит кысаларында бүген делегация RIKEN Физик-химик тикшеренүләр институтында булды. Анда Икътисад министрлыгы җитәкчелегенең «RIKEN» институтлары челтәренең трансляцион медицина һәм диагностикасының инновацияле программалары директоры доктор Йошихиде Хаяшизаки белән очрашуы узды. Аннан соң Япония Кредит корпорацияләре федерациясе вәкилләре белән очрашу барышында Артём Здунов Татарстан Республикасының икътисадый куәтен тәкъдир итте.