Яшьләр эшкуарлыгы буенча «Businessteen» Бөтенроссия онлайн-квестының беренче йомгаклары ясалды.
Конкурста бөтен Россиядән барлыгы 24 мең укучы катнашты, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да 1263 мәктәп укучысы. «Businessteen» квесты финалына алдагы этапта иң күп балл туплаган 9 команда чыкты. Шулай ук квест кысаларында «Эшкуарлык һәм яшүсмерләр» тикшеренүе дә узды. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча һәр төбәккә яшьләр эшкуарлыгы индексы биреләчәк, ул исә Россиянең һәр субъектындагы мәгълүмати мохитне сыйфатлаячак.