Россия Федерациясенең «Россия Федерациясендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре турында» 2014 елның 29 декабрендәге 473-ФЗ номерлы Федераль законына ярашлы рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе моноюнәлешле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) территорияләрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрен төзү үзенчәлекләре турында» 2015 елның 22 июнендәге 614нче карары кабул ителде.
Әлеге карар белән түбәндәгеләр билгеләнә:
− моношәһәрләр территорияләрендә алгарышлы үсеш территорияләре (АҮТ) төзү кагыйдәләре;
− моношәһәрләрдә АҮТ резидентлары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган инвестицияле проектларга карата таләпләр;
− АҮТ резидентларына карата өстәмә таләпләр;
− моношәһәрләрдә АҮТ резидентлары реестрын алып бару кагыйдәләре.