2015 елның 1 июленнән «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ» ДБУнең Идел буе филиалында түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Авангардная ур., 74 (1нче подъезд) Россия Федерациясе территориясеннән читтә РФ гражданины шәхесен таныклаучы Россия гражданины паспортын («тере» чират буенча - «иске үрнәктәге» чит ил паспортын) эшләү буенча Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе дәүләт хезмәте күрсәтүгә гражданнардан гаризалар һәм документлар җыю башлана.
Гариза бирүчеләр КФҮкә түбәндәге хезмәтләр күрсәтүне сорап килә алалар:
1. «Иске үрнәктәге» чит ил паспортына - «тере» электрон чират буенча:
- дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00дән 17.00 сәгатькә кадәр;
- шимбә 9.00дән 13.00 сәгатькә кадәр.
2. «Яңа төрдәге» чит ил паспортына – алдан язылу буенча (телефон номеры - (843) 590 32 11):
- җомга 9.00дән 17.00 сәгатькә кадәр (төшке ял 12.00дән 13.00 сәгатькә кадәр);
- телефон буенча чиратка язылу, якшәмбедән тыш, көн саен 8.00дән 9.00гә кадәр алып барыла.