«Алабуга» МИЗнда Татарстан Республикасында инновацияле мәйданчыкларның эшләү перспективалары һәм проблемалары тикшерелде

2015 елның 26 июне, җомга

2015 елның 25 июнендә «Алабуга» МИЗнда Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Алабуга һәм махсус икътисадый зона җитәкчелеге катнашлыгында   «Алабуга» МИЗ мисалында Татарстан Республикасында инновацияле мәйданчыкларның эшләү перспективалары һәм проблемалары» темасына «түгәрәк өстәл» утырышы оештырылды.

 «Түгәрәк өстәл» йомгаклары буенча инновацияле мәйданчыкларга Татарстанда төзелгән төбәк инжиниринг үзәкләре һәм прототиплаштыру үзәкләре белән хезмәттәшлекне активлаштырырга, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына җир салымы буенча ташламалар билгеләү һәм сәнәгать мәйданчыклары төзүгә бирелә торган муниципаль милектәге җирләрне файдаланганда аренда бәясен билгеләү өчен кулланыла торган коэффициентларны киметү мөмкинлекләрен карарга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International