2015 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында 2015 елның I кварталындагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча зыянга эшләгән яки табышларын киметүгә юл куйган мәгълүматлаштыру һәм элемтә оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы уздырылды.
Киңәшмәдә оешмаларның финанс нәтиҗәләре кимүгә йогынты ясаган сәбәпләр, оешмалар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм кайбер элемтә предприятиеләрен үзгәртеп коруга бәйле бурычларны юкка чыгару буенча күрелә торган чаралар тикшерелде.
Финанс нәтиҗәләренең кимүе мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәтләренә куелган бәяләрнең үзенчәлегенә, продукцияләрне сатуга, яңа челтәрләр сузуга бәйле.
Баланс комиссиясе эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләрен яхшырту буенча тиешле чаралар үткәрүнең кирәклеге турында карар кабул итте.