Совет спикер Сергей Нарышкин күрсәтмәсен үтәү йөзеннән төзелә. Агымдагы елның май аенда комитетка закон проектларына хуҗалык эшчәнлеге шартларына кагылучы төзәтмәләр керткәндә, җайлау йогынтысын бәяләү практикасын тарату өчен, Россия бизнес җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлекне активлаштыру юлларын эзләү турында уйларга күрсәтмә бирелгән иде.
Совет аена ике мәртәбә җыелыр, дип ниятләнелә. Ул депутатларның һәм бизнес вәкилләренең гамәлләрен көйләү һәм икътисадның төрле өлкәләре буенча закон чыгару курсын эшләү өчен кирәк.