Үзкөйләнешле оешмаларга карата таләпләрне үзгәртү буенча һәм билгеләнгән таләпләрне килештерү өлешендә дәүләт һәм муниципаль контроль (күзәтчелек) турында федераль закон проектлары нигезләмәләре эшләнелеп бетәчәк

2015 елның 7 августы, җомга

Эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләрен, үзкөйләнешле оешмалар (ҮКО) әгъзаларын үзкөйләнешле оешмалар турындагы законга «Россия Федерациясе дәүләт һәм муниципаль контроле (күзәтчелеге) турында» закон проекты белән килештерү өлкәсендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән үзгәрешләрне кертү турында фикер алышырга чакырабыз.

Закон проектларының структурасы һәм эчтәлеге буенча фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының дәүләт идарәсен камилләштерү бүлегенә 2015 елның 1 сентябренә кадәр түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Gulnaz.Ismagilova@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International