«Татарстан Республикасы сатып алуларны үстерү үзәге» Татарстан Республикасы Дәүләт унитар предприятиесе, Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты ярдәме белән, 2015 елның 13 августында кече эшкуарлык субъектлары, инвалидлар оешмалары, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар һәм республика товар җитештерүчеләре өчен сатып алулар өлкәсенә багышланган семинар-киңәшмә үткәрергә планлаштыра.
Үз вәкилләрен әлеге семинарда катнаштырырга теләгән оешмаларга 2015 елның 10 августына кадәр түбәндәге электрон адреска гариза юлларга кирәк: crz.rt@tatar.ru. Семинар Авиация колледжының актлар залында түбәндәге адрес буенча уздырылачак: Казан ш., Копылов ур., 2б.
Семинарда катнашу бушлай.