Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече һәм урта формаларын үстерүгә ярдәм итү фондының Күзәтчелек советы «Үсеш» һәм «МОСТ» программалары буенча сайлап алу конкурсына нәтиҗәләр ясады.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең Төбәк инновацияле проектлары фондының актив консультацион ярдәме белән, Татарстан Республикасы проектлары өчен 59 160 мең сум күләмендәге финанслар хупланды, бу гомумфедераль финанслауның 4%ын тәшкил итә.
Конкурсның ике программасы нәтиҗәләре буенча, проектларга бирелгән финансларның гомуми күләме ягыннан Татарстан Республикасы, Мәскәү, Петербург һәм Мәскәү өлкәсеннән кала, 4нче урынны алды.