КУЭ субъектлары өчен: банк берьяклы тәртиптә кредит килешүе шартларын үзгәрткәндә нишләргә

2015 елның 7 августы, җомга

Исегезгә төшерәбез, кредит килешүе шартлары буенча банк берьяклы тәртиптә кредиттан кулланган өчен процент күләмен үзгәртергә хокуклы.

Әгәр бурычыгызны вакытында түли алмыйсыз икән, Сезгә кредит оешмасында бурычны реструктурлаштыру буенча нинди программалар тәкъдим итә алуларын төгәлләштерү максатка ярашлы булыр. Сезне канәгатьләндерә торган программаны сайлаганнан соң, реструктурлаштыруны сорап, тиешле гариза белән кредит оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Кредит оешмалары берьяклы тәртиптә эшкуарларның хуҗалык эшчәнлегенә тискәре йогынты ясарлык итеп кредит килешүе шартларын үзгәрткән очраклар өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатында, Татарстан Республикасында кайбер чаралар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International