РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 25 июлендәге 1459-р номерлы күрсәтмәсе белән, «Фән һәм дәүләт фәнни-техник сәясәте турында» Федераль законда билгеләнгән формаларда инновацияле эшчәнлеккә дәүләт ярдәме күрсәтүче юридик затларның исемлеге расланды.
Исемлеккә «РОСНАНО» ААҖ һәм Казан, Томск һәм Новосибирск шәһәрләрендәге Инфраструктур һәм белем бирү программалары фондлары идарәсендәге өч наноүзәк кертелде.
«РОСНАНО» ААҖ һәм наноүзәкләрнең әлеге Исемлеккә кертелүе «РОСНАНО» ААҖ һәм наноүзәкләрнең катнашу өлеше 25%тан арткан юридик затларга кече һәм урта эшкуарлык субъекты статусын алу һәм дәүләт ярдәменә дәгъва кылу мөмкинлеге тудыра.