Бүген 2015 елның 7 августында «Милли сәүдә маркасы» ДУП «Нәтиҗәле кооперация технологияләре. «Тере авыл» методы буенча кооперациянең беренче нәтиҗәләре» темасына семинар үткәрә

2015 елның 7 августы, җомга

Әлеге чарада  район администрацияләре белгечләрен  Актаныш районы тәҗрибәсе нигезендә хуҗалык итүче субъектларның кооперация проблемаларын чишү методлары белән таныштыру планлаштырыла. Актаныш районы әлеге программаны 2014 елның декабреннән бирле гамәлгә ашыра.

Семинар барышында  «Тере авыл» кооператив экомаркетын тәкъдир итү оештырылачак. Шулай ук чара кысаларында «Нәтиҗәле кооперация технологияләре» дип аталган «түгәрәк өстәл» үткәреләчәк. Анда районнардан килгән вәкилләр кооперацияне нәтиҗәле үстерү технологияләренә кагылышлы сораулар буенча фикер алыша алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International