Россия Федерациясе территориясендә 2014 елдан 2016 елга кадәр, «Глобаль мәгариф» (алга таба – Программа) әйдәп баручы чит ил университетларының берсенә кергән Россия гражданнары өчен, чит илдә белем алуны финанслауның дәүләт программасы эшли.
Программада катнашу өчен, www.educationglobal.ru сайтында теркәлергә һәм электрон формада документлар комплекты да куелган гариза тапшырырга кирәк. Конкурс сайлап алуында җиңүче дип игълан ителгән очракта, Сезгә чит илдә уку өчен грант күчереләчәк.
Программаның беренче чиратында җиңүчеләрнең исемлеге инде игълан ителде.