Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча эшче төркем утырышында катнашты

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

2015 елның 12 августында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссия эшче төркеменең чираттагы утырышында катнашты.

Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы  596-606нчы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәләрен гамәлгә ашыру барышы докладларны  әзерләүнең билгеләнгән вакытына ярашлы рәвештә тикшерелде.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә, Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596нчы указын үтәү йөзеннән эшләнеп, суд карарларын чыгарганда бәйсезлек һәм объективлык принципларын тормышка ашыру турындагы тәкъдимнәрне гамәлгә ашыруга кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International