Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр (ДУП һәм МУП) өчен сатып алу кагыйдәләрен кырысландыруны тәкъдим иткән закон проектын эшләде.
Документ «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон йогынтысын ДУП һәм МУПларга да таратуны тәкъдим итә. Шул рәвешле торгиларны үткәрүнең көндәшлекле булмаган ысуллары юкка чыгачак. Хәзерге вакытта унитар предприятиеләр аукционнарны «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законга таянып үткәрәләр.