Казанда дөнья брендлары вәкилләренең ачык лекцияләре үткәреләчәк

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

2015 елның 20 августында «Пирамида» Мәдәни-күңел ачу комплексында «Россиядә трансмилли брендларны үстерү стратегиясе» дип аталган ачык лекцияләр үткрелә.

Танылган дөнья брендлары вәкилләре базар һәм тармак тенденцияләре, кризис шартларында кулланучылар сорауларының, бизнес үсешенең үзгәрүе турында сөйләячәкләр, һәм шулай ук Россиядә һәм дөнья күләмендә уңышлы бизнес алып баруның гамәли методларын күрсәтәчәкләр.

Ачык лекциядә катнашу өчен 18 августка кадәр чараның сайтында теркәлергә кирәк. Катнашу бушлай. Чара сәгать 10.00дә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International