Республикада хакимият органнары тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрне исәпкә алу системасын гамәлгә кертү планлаштырыла

2015 елның 7 августы, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, республикада күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне исәпкә алу системасын пилот режимда  гамәлгә кертү эше алып барыла.

 2015 елның 7 августында Икътисад министрлыгында әлеге системаны гамәлгә кертү этаплары һәм эш механизмнары турында фикер алышулар узды. Тикшерелү нәтиҗәләрен исәпкә алып, беренче этапта система эшен Икътисад министрлыгы һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең лицензияләү буенча хезмәт күрсәтүләренә, һәм шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының кайбер хезмәт күрсәтүләренә карата кулланып карау планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International