2015 елның 10 августында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (СЮ КБО) һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен 2015 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына СЮ КБО арасында үткәрелә торган конкурста катнашу сорауларына кагылышлы семинар уздырылды. Чара видеоконференция режимында барды.
Семинарда докладлар белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре чыгыш ясады, алар семинарда катнашучыларның әлеге конкурска бәйле сорауларына җентекләп җавап бирделәр. Җавапларда гаризаны әзерләү, проектны тасвирлау, кирәкле документлар, конкурста катнашу тәртибе, номинация һ.б. мәсьәләләр яктыртылды.