Эшкуарларны вебинарларда катнашырга чакырабыз

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

2015 елның 10 августыннан 30 ноябренә кадәр Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы Кече һәм урта эшкуарлыкның федераль порталы мәйданчыгында кече һәм урта бизнес өлкәсе сорауларына кагылышлы бушлай онлайн семинарлар (вебинарлар) сериясен оештыра.

Барлык кызыксынган эшкуарларга шуны хәбәр итәбез: чираттагы вебинар 2015 елның 17 августында «Дәүләт хезмәт инспекциясе тикшерүләре: эш бирүчегә нәрсәләрне белергә кирәк» дип аталган темага үткәреләчәк.

Вебинарда катнашу өчен, Кече һәм урта эшкуарлыкның федераль порталы сайтында теркәлү процедурасын узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International