«Эшкуарлык субъектларының җиһаз сатып алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» программасы буенча субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларын сайлап алу конкурсын үткәрү турында игълан

2015 елның 11 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Эшкуарлык субъектларының җиһаз сатып алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» программасы буенча субсидия формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу буенча конкурс үткәрелүен игълан итә.

Сайлап алу конкурсында катнашу өчен гаризалар «Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ (Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү үзәге) тарафыннан 2015 елның  17 августыннан 16 сентябренә кадәр,   атнаның дүшәмбе - пәнҗешәмбе көннәрендә – Мәскәү сәгате белән 9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга 9.00дән 16.45кә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., д.55, 125 кабинет. Гаризаларны шулай ук Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәгенең территориаль вәкиллекләрендә дә тапшырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International