Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган smb.tattis.ru порталы 2015 елның 20 июленнән эшли башлады, һәм нәкъ ике айдан соң юбилей резидентын теркәде! Яңа портал ачылу нәтиҗәсендә 1000нән артык эшкуар республика һәм федераль электрон сәүдә мәйданчыкларына бик тиз керә алу мөмкинлегенә иреште.
Портал турында өстәмә мәгълүматны «ТР Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» Дәүләт унитар предприятиесенә мөрәҗәгать итеп белә аласыз. Адресы: Казан ш., Мәскәү ур., 55; тел: (843) 212-24-35; e-mail: smb.support@tatar.ru.